Өйдә ясалган сыр
Өй шартларында бик җиңел ясала торган сыр рецепты. Тәме сулугуни яки йомшак брынзаныкына охшаш. Укроп, кинза, әстерхан чикләвеге, зәйтүн җимеше, паприка кушып ясарга да була. Һәркем үзе яратканча.
Кирәк була:
1 аш кашыгы зур бөртекле тоз
200 мл каймак
3 күкәй
Әзерлибез:
Сөткә тозны салабыз һәм кайнатабыз. Каймакны күкәй белән кушып болгатабыз һәм нәзек агымты белән кайнап торган сөткә салабыз. 3-4 минут, болгатып торып, пешерәбез. Эре кисәкләр барлыкка килгәч, алдан санап үтелгән, үзегез кушырга теләгән тәмләткечләрне өстибез. Ә аннары сырны иләк яки марля аша сөзәбез. Сыгып, төнгегә өстенә әйбер бастырып суыткычка куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев