Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Өйдә казылык ясыйбыз

Кирәк була:

Сыер ите - 1,5 кг
Тавык боты ите - 2 кг (сөяктән башка)
Нитратлы тоз - 75 г
Шулпа - 350 мл
Бал - 1 аш кашыгы
Төелгән татлы кызыл борыч - 2 аш кашыгы
Эре итеп төелгән кара борыч - 1 аш кашыгы
Мөшкәт чикләвеге (мускатный орех) - 0,5 аш кашыгы
Киптереп төелгән сарымсак - 1 аш кашыгы
Кипкән укроп - 1 аш кашыгы
Кипкән рәйхан (базилик) - 1 аш кашыгы
Шулпа өчен кара түгәрәк борыч
Казылык өчен тышча (мәсәлән, 60 мм калибрлы полиамид)
1.Тавык ботының итен сөягеннән аерабыз. Сөягеннән, түгәрәк кара борычны салып, аз гына тозлап шулпа кайнатабыз. Әзер булгач, сөзеп суытабыз һәм суыткычка куябыз.
2.Сыер итен икегә бүләбез һәм майлырак өлешен тавык тиресе белән бергә иттарткычтан чыгартабыз (вак тишек аркылы). Сыер филесын һәм тавык боты итен 2х2 см итеп, шакмаклап турыйбыз.
3. Туралган ит һәм фаршны кушабыз, бал өстибез, болгатабыз. Коры савытта тоз һәм тәмләткечләрне, шулай ук, болгатабыз да иткә салып, салкын шулпа өсти-өсти фаршны яхшы итеп изәбез.
4.Әзер фаршны тышчага тыгызлап тутырабыз, арасында һава калмасын, баш-башын яхшылап бәйлибез. Әгәр дә кайда да булса һава калса - ул урынны энә белән тишәбез. Әзер «батон»нарны 1-2 сәгатькә бүлмә температурасында асып тотабыз.
5.80-85 градуста (акрынлап температураны күтәрәбез) 1,5-2 сәгать пешерәбез (казылыкның диаметрына карап).
6.Әзер казылыкны салкын душ астында тиз генә суытабыз, 8-10 сәгать салкынча урында асып тотабыз. Соңыннан, кәгазьгә төреп, суыткычка алып куябыз.
Тәмле булсын!

Фото:http://kachalka-24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев