Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язның да үз тозагы

Салкыннар артта калды, инде көзге суыклар җиткәнче авырулардан арындык, дип тынычланырга иртәрәк, җәмәгать.

Һәр мизгелнең күңелле яклары булган кебек, безгә бик үк ошап бетмәгәннәре дә бар. Шуларның берсе - язгы ангина. Салкынча төннәр белән чиратлашучы беренче эссе көннәр - төрле типтагы ангиналар өчен менә дигән җирлек. Салкын су эчәсең дә - син әзер: тамак авырта башлый, миндаль сыман бизләр шешеп чыга, температура күтәрелә. Мондый куркыныч янаучы төркемгә иң элек хроник тонзиллит белән җәфаланучы кешеләр керә. Алар салкын сезон вакытында даими авырып торалар, тик аның көчле вакыты нәкъ май аенда булуы бик ихтимал.
Кискен тонзиллит бөер һәм йөрәк белән бәйле проблемалар китереп чыгарырга, ангина кебек үк, яшәү өчен мөһим органнарга өзлегү белән янарга мөмкин.
Икенчесе - бөҗәкләр тешләве. Яз ахырында, барлык үсентеләр чәчәккә күмелгәндә умарта кортлары, шөпшәләр, черкиләр кышкы йокыдан уяна. Әгәр дә аларның тынычлыгын бозсаң, һөҗүм итәргә дә күп сорап тормыйлар. Әлеге бөҗәкләрнең тешләве, чагуы авырттырып кына калмыйча, аллергия булган очракта сәламәтлеккә дә җитди зыян китерә ала.
Тешләнгән урынның шешенүе, авырту, кычыту, кызаруы - гадәти реакция санала. Көчле тән температурасы, лимфоузелларның зураюы, агулану билгеләренең барлыкка килүе - начар. Иң авыр очрак - Квинке шешенүе (сулыш алу системасында һәм бугазда) булганда бик тиз арада медицина ярдәме таләп ителә.
Миозит. Һава җылындымы - өйдә, эштә - аны суыту җиһазларын эшкә җигәбез яки үтәли җил булган урында торырга тырышабыз. Шулай рәхәт. Тик бик тиздән бу ләззәтле мизгелләр өчен мускуллар ялкынсынуы (миозит) белән җавап бирү чираты җитә. Спорт залында бик нык шөгыльләнгәннән яки бик авыр физик эш башкарганнан соң кебек бөтен тән тартыша, «ватыла» башлый. Ләкин бу мускулларга сәламәт көч китергәннән соң тиз арада басылучы авыртудан аерыла. Миозит булганда авырту, киресенчә, арта гына һәм мускулларга кагылып та булмаслык яки йөри алмаслык дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Моңа әле тагын хәлсезлек, йокысызлык та өстәлә һәм барысы бергә нерв системасының какшавына сәбәп була.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев