Язгы кар автомобильчеләр бәласе
Кар яву һәм җәйге резинадагы автомобильләр Яшел Үзән шәһәре һәм районында чыккан күп юл казаларының сәбәбе булды да инде.
20 апрельдә 24 ДТП теркәлде.
Бу гадәти көннәрдән 3 тапкыр артык. Тәгәрмәчләрен җәйгегә алмаштырып өлгерүчеләр бик авыр хәлдә калды.
Юлларда гадәттән тыш хәлләр чыкса да, зыян күрүчеләр булмады. Шуңа күрә ЮХИДИ әлегә көннәр әйбәтләнмичә җәйге тәгәрмәчләрдә юлга чыгып йөрмәскә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев