Язгы мода 2020: нәрсәгә өстенлек бирергә?
Кыш буе кигән киемнәрне тизрәк салып, гардеробны яңартасы килә башлаган вакыт җитте. Бүген язгы мода турында сөйләшәбез.
Язның төп тренды – жакет һәм пиджаклар. Озынлыгы теләсә нинди булырга мөмкин. Милан модельләре классик стильгә өстенлек бирә. Кара һәм тонык төсләр
Тренч, үзебезчә әйтсәк плащ - 2020 елның язында моданың абсолют хиты. Аның белән төрле матур һәм стильле образлар тудырырга мөмкин. Ком һәм крем төсләре аеруча актуаль. Барлык модельләр дә плащтан бер тонга кимрәк яисә күбрәк булган төстәге билбау белән бәйләнгән. Буе озынрак булса, гәүдәгезне дә сылурак күрсәтәчәк.
Быелның язында бик кыска модалы киемнәр – итәкләр, шортылар яки күлмәкләр бик кыска булырга булырга мөмкин. Элек сез клубка гына кия алган итәкләр белән хәзер көн саен яңа образ тудыра аласыз.
Джинс модасы үткәннән кире кайта һәм сүз джинс чалбарлар турында гына түгел, ә тулаем бер образ турында бара. 2020 елның язында тулысынча зәңгәр джинс киеп булачак, бу сезне кием сайлауда мәгънә белүче стильле ханым ясаячак.
Фуксия (тамчы гөл) яктылык һәм байлык төсе, әйтерсең, бөтен тирә-якны җанландырып тора. Мондый төс ярдәмендә теләсә нинди чарага, эш вакыты өчен, шулай ук көндәлек өчен туры килә торган матур һәм якты образ тудырырга мөмкин.
Аклы-каралы классик стиль быелгы язда да актуаль. Барлык мода йортлары да кара-ак шакмаклы кием коллекциясен тәкъдим итте. Мондый принт бөтенләй төрле киемдә: күлмәк, чалбар, өске кием, свитер, шорты, кофта һәм башка бик күп нәрсәләрдә чагыла.
Чуклы киемнәр күптән модадан чыкты, ләкин узган елларның модасы иртәме-соңмы безгә кайта. Шулай 2020 елның язында безгә чуклы-чуклы киемнәр кайтты. Бахрома ярдәмендә киемнең теләсә кайсы өлешен яки аның бөтен өлешен бизәргә мөмкин. Ул күлмәкләрне - аеруча үзенчәлекле итә. Аның ярдәмендә фигура белән төрле проблемаларны яшерергә, образны кызыклырак һәм төрлерәк итәргә мөмкин.
Шулай ук күн, челтәрле, пайеткалы киемнәр кигән кешеләрне күрсәгез аптырап калмагыз. Мондый образ быелгы яз өчен менә дигән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев