Яшәеш

Яз – чистарыныр чак

Яз тулысы белән үз көченә керде, кар эреп бетте диярлек. Кыш буе кар астында яшеренгән пычраклык тирә-юньгә калыкты. Җиң сызганып үзебез чүпләгән әшәкелекне җыяр чак.

Ел да шул хәл: кыш буе пычратабыз, яраткан этләребезне һава суларга алып чыгабыз, артларыннан җыю турында уйлап та карамыйбыз, сыра шешәләрен тәрәзәдән генә тондырабыз, чүп пакетын подъезд төбендә генә калдырабыз. Әйе, мондый әшәкелекне бары адәм баласы гына башкара ала. Көн дә шундый оятсызлыкка тап булып, кешенең ваемсызлыгына шаклар катарлык. Район башкарма комитетының чисталык ике айлыгы игълан итүе турында хәбәр иткән идек инде. ТКХ департаменты эш барышының нәтиҗәсен күрү һәм контрольгә алу өчен территорияләр картасын төзегән һәм һәр урынга бер оешма билгеләнгән. Бу эшкә бәя биргәндә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен эшләнгән.
- Өмәләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә уза. Беренче ике чәршәмбе өмәсендә 18 мең кеше катнаш­ты, 70 м3 чүп-чар түгелде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Чүпне ташу өчен 14 берәмлек техника кулланыла, - дип сөйли торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 26нчы санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яз – чистарыныр чак
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш