Яз – җаваплы чор, әзерлек сорый
Узган елларда гадәттән тыш хәлләр булмады дип, тынычланырлык түгел. Һәр җирлекнең үзенең нәзберек урыннары бар.
Менә зур адымнар белән мартны да ваклап киләбез. Кояш хәзер ныграк елмая, тау-тау кар өемнәре күзгә күренеп кими. Кыш безне быел үзенчә сынады, кары да рәхәтләнеп яуды, салкыннары белән дә шаккатырды. Суыклар белән күп карны соңгы вакытларда оныта да башлаган идек инде. Шул инде, кыш булса булсын: кары да, салкыны да.
2020 елда кыш аномаль җылы һәм карсыз килеп, һаман һава температурасы нормадан 1-8 градуска югарырак булды. Язы да иртә килеп, җәй җиткәнен сизми дә калган идек. Боз кичүе дә 25 февральдә үк ябылган булган. Ә Иделдә ледоход 13-14 мартта күренгән. Кече елгаларның февраль ахырында – март башында ук ачылганлыгы истә калган.
Быел исә яз соңарып килә. Һава температурасы әлегә түбән тора, өстәвенә кар запасы күп. Идел елгасының кайбер урыннарында боз катламының 1 метрга җитүе билгеле. Әмма яз барыбер үзенекен итәр, көннәр җылынып китсә, су басулар булуы ихтимал. Шуңа күрә, ташу чорына әзерләнеп керергә кирәк.
Бу атнада Яшел үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында авыл җирлеге башлыклары, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре районның язгы ташуга әзерлеге турында фикер алышты. Җыелучылар каршында чыгыш ясаган Яшел Үзәннең гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов су басуларны кисәтү чараларының былтыр көздән үк башлануын белдерде. Су үткәрү торбаларын чистартканнар, гидротехник корылмаларны да тикшергәннәр.
Язгы ташу чорында Мамадыш-Әкил һәм Рус Әҗәле җирлекләрендә су басулар булырга мөмкин. Куркыныч зонага Мулла Иле һәм Өтәшкә җирлекләре дә керә, – диде Вячеслав Долганов.
– Васильево да су басу куркынычы янаган урыннарның берсе булып тора. Идел елгасы күтәрелсә, эчке күлләр тулып торак йортларны су басуы бар. Октябрьс кий җирлегендә дә андый хәлләр күзәтелүе ихтимал. Республика Гадәттән тыш хәлләр эшләре министрлыгына елгаларда боз шартлату эшләрен уздыруга гариза биреп куелды. 15 марттан башлап гидротехник системаларның торышын күзәтүне дә оештырдык. Авыл җирлекләрен йөреп чыгу өчен 4 оператив төркем расланды.
КЧС утырышында су басу мөмкин булган авыл җирлекләре башлыкларына юлларны, су үткәрү канауларын чистарту, вәзгыятьне мониторинглау, шулай ук йортларны ирекле иминләштерү буенча халык белән эшләү йөкләмәләре бирелде.
– Гомумән, язгы ташуга бәйле мөмкин булган хәлләргә җавап бирергә, үз территорияләрендәге вәзгыятьне контрольдә тотарга, торак йортларның идән асларыннан суны суырту буенча халыкка үз вакытында ярдәм күрсәтергә әзер торырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте җирлек башлыкларына утырышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев.
Шәһәр буенча су басулар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр фаразланмаса да, кар күп булу сәбәпле күп фатирлы йортларның подвалларын һәм йорт яны территорияләрен су басу куркынычы бар. Хәлне контрольдә тоту бурычы Торак-коммуналь хуҗалыгы департаментына һәм идарәче компанияләргә йөкләнә.
Андый-мондый хәлләр килеп чыга-нитә калса, халыкны, терлекләрне, матди байлыкны эвакуацияләү планын булдыру, урыннарын билгеләү бик мөһим. Чынлап та, бик җаваплы вакыт шул. Халык арасында ныклы аңлату эшләре алып барылса, күп бәла-казаны булдырмый калып була. Боз өстенә чыгу, боз сөңгеләре эленеп торган урыннарда йөрү куркыныч. Кыскасы, коралланган, димәк, сакланган дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев