Яшәеш

Яшәргә көчне врачлар үзләре кайдан ала?

Көне-төне сәламәтлек турында язып-сөйләп торсак та, сәламәт кеше бик аз хәзер. Авырып китсәк тә, консультация кирәк булса да, табибларга килеп егылабыз.

Мәҗлесләрдә урыннарыбыз табиблар янына туры килгәндә дә, урамда очрашсак та, күбрәк үзебезнең авырулар турында сөйлибез. Еш кына үзләренең хәлен сораштырырга вакытыбыз да, теләгебез дә юк - китте замана!
«Яшел Үзән» ак халатлы шәфкать ияләренең үзләренә мөрәҗәгать итә. Алар, авыр эш сәгатеннән соң, үз көчләрен ничек кайтара, авырулардан алган авыр энергиядән ничек бушана, тормышның ямен нәрсәдән таба икән?
Илшат Идрисов, стоматология поликлиникасының баш табибы:
- Безнең янга бик кирәк булганга киләләр бит инде. Авырулары, аһ-зарлары турында сөйләп, эчләрен бушаталар. Һәр кешене аңларга тырышып, ихтирам белән тыңлыйбыз, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Болай гына, сөйләшеп утырырга гына керүчеләр дә бар, бигрәк тә олы яшьтәгеләр. Җыела инде, без бит алар кебек үк тавыш күтәреп, әрләшеп утыра алмыйбыз. Бик каты ачуымны физик көч аркылы чыгарам, кабинетымда гер тора. Сәламәтлеккә дә файда, берничә тапкыр гер күтәргәннән соң, какшаган нервлар да тынычлана. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр бит. Актив тормыш рәвеше алып барганда, тискәре энергетикага урын калмый. Сәламәт булыгыз, елмаеп яшәгез!
Рәис Фәсәхов, Васильево район дәваханәсенең баш табибы:
- Үземнең махсус сакланганым һәм чараларым юк. Әмма вакытында йокларга ятарга, ял итәргә тырышам. Бакча чоры башлангач, бакчада эшлим, ул миңа ял бирә. Кан басымын, холестерин белән шикәрне тикшереп торырга тырышам. Соңгы берничә елда, поливитаминнар кабул итә башлагач, грипп, ОРВИ белән авырганым юк. Витаминнардан бик файда таптым. Һәр нәрсәнең чамасын белсәң, авырулар да андыйларны читләтеп уза. Сәламәт булыгыз!
Илсөяр Таһирова, Норлат участок дәваханәсенең баш табибы:
- Әйе, безнең эштә төрле чак була. Көнозын авырулар белән аралашып, хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышып, тыз-быз чабабыз. Тик бу безнең үзебез сайлап алган, укып чыккан һөнәребез. Гаиләдә бар да тыныч булса, җанга да рәхәт. Өйгә кайткач, иң беренче ирем белән сөйләшеп бушанам, аннан кулыма газеталар алып, «Яшел Үзән»не баштан алып ахырына кадәр укып чыгам. Аеруча сәламәтлек турында басылган язмаларны кызыксынып укыйм. Балаларым белән телефоннан сөйләшеп алу да бөтен арганны юкка чыгара. Өч оныгым яшәремә көч, дәрт бирә.
Наилә Закирова, балалар сырхауханәсенең участок табибы:
- Бары тик гаиләмдә генә рәхәтләнеп ял итә алам дигәнгә күпләр ышанмас та. Эштән кайтуымны берсеннән-берсе кечкенә өч оныгым көтеп тора бит! Элегрәк диңгезләргә дә йөрдек, шифаханәләрдә дә ял иткән булды. Әмма өйдәге рәхәтлекне беркайдан да табып булмый. Кыш көне чаңгыда йөрергә яратам, җәй көне, күпчелек кебек, дачада казынам. Шуны онытмаска кирәк: ял - ул эшчәнлекнең алмашынуы гына. Интеллектуаль хезмәтне физик эш белән чиратлаштырып барганда, барысы да яхшы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшәргә көчне врачлар үзләре кайдан ала?
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш