Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләрне һәрнәрсә кызыксындыра (фото)

Бүгенге яшьләргә белдексез, берни белән дә кызыксынмаучан, дип бәя бирү гадәткә кереп китте кебек. Әмма барлык яшьләрне бер калыпка салып фикер йөртү дөрес булмас иде.

Шушы көннәрдә студентлар советы, яшьләр парламенты, «Ника» яшьләр һәм спортны үстерү фонды район башлыгы Александр Тыгин белән очрашты. Бер ел эчендә шактый үзгәрешләр булган, студентлар советында яшьләр парламенты оешкан, яңа йөзләр барлыкка килгән. Башлык, иң әүвәл, шәһәрдә яшьләр мохитенең барлыгы белән кызыксынды. Җитәрлек түгел икән. Төп момент - аларга тиешле шартлар тудыру. Аннан яшьләрнең тормышка яраклы булып җитлекмәүләре дә борчу тудыра. Чынлыкта алар ярдәмгә бик тә мохтаҗ, ул юридик мәсьәләме, көнкүрештә туган сораулармы, төрлесе бар. Күбесе бүгенге көн белән генә яши, иртәгәсе турында уйлап мәшәкатьләнми дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.
Россия Президенты Владимир Путин «Россия мәктәп укучыларының хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы оештыру турындагы указга кул куйды. Яңа оешма булдыруның төп максаты дәүләт сәясәтен үсеп килүче буында камилләштерү һәм аларны шәхес буларак формалаштыру. Гамәлгә ашырыласы хәрәкәтнең уставына яраклы рәвештә югары идарә органы булып съезд тора. «Россия мәктәп укучылар хәрәкәте» безгә кирәкме соң? Бүгенге укучылар элеккеге кебек галстук тагып йөрергә теләрме?
- Бу сорауны бары укучылар үзләре һәм әти-әниләре хәл итәргә тиеш. Галстук урынына, бәлки, значок уйлап табаргадыр, - дип тәкъдим ясады башлык.
Соңгы вакытта яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәте һәм төзелеш отрядлары торгызылган. Студентлар арасында волонтерлар хәрәкәтенә 150ләп студент җыелган. Шулай ук мәктәп укучылары арасында «Зеленый патруль» дигән волонтерлар хәрәкәте дә 5 юнәлеш буенча эшләп килә. Чынлыкта исә волонтерлар хәрәкәтенең хезмәте өлкән кешеләргә ярдәм итү белән генә чикләнми. Аларны бик күптөрле проблемалар борчый. Шул ук шәһәрдә күбәеп киткән этләр проб­лемасы да. Тәмәкенең, алкоголь эчемлекләрнең зыяны турында да яшьләр арасында актив эш алып барыла.
Очрашуда күтәрелгән төп сорауларның берсе - декабрь аенда Яшел Үзән муниципаль районында яшьләрнең киңәйтелгән I съездын уздыру. Күп сораулар мәктәп укучылары, урта һөнәр, югары уку йортларыннан, предприятиеләрдән килгән яшьләр катнашында узган съездда күтәреләчәк. Бергә җыелып, барлык проблемаларны уртага салып сөйләшер, гәпләшер чак күптән җиткән.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев