Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр нинди телдә аралаша?

30 гыйнварда Яшел Үзән механика көллиятендә «Заманча мәдәният контекстында телләрнең роле» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Чараны ЗМК рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Комягина оештырды. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да тел һәм мәдәниятебезнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 
Студентлар «Яшьләр сленгы» һәм « Яңа буын студентларын укытуның заманча интерактив технологиясе һәм нәтиҗәлелеге, әдәбият дәресләрендә квест уен үткәрү» темаларына доклад белән чыгыш ясады. 
Чара балалар музыка мәктәбе укытучысы Евгения Королькова җитәкчелегендәге гитарачыларның дәртле чыгышы һәм рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнеңчә, хәзерге яшьләр нинди телдә аралаша? Ике телне дә камил белүче яшьләр бармы? Бәлки, арагызда яшьләр генә куллана торган сүзләрне белүче бардыр, шуларны безгә дә комментарийларда языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев