Татар Танае мәктәбе укытучылары да башкалар кебек, узган атнада БДИ тапшырып кайткан.
Бу уңайдан мөгаллимнәр арасында төрле фикерләр йөри, ә мәктәп директоры Венера Гарипованың үз сүзе:
- Мин имтиханны тапшырмау ягында түгелмен, инде өченче ел биреп кайттым, биремнәр елдан-ел катлаулырак. Укучылар урынына үзеңне куеп карау файдалы да әле ул. Икенче яктан караганда, БДИны һәр фән укытучысы да тапшырсын иде. Ни өчен әле физкультура, хезмәт фәнен укытучылар сынау тотмаска тиеш?
Шулай ук Татар Танае мәктәбе республика буенча узган көзге ярминкәдә үз территорияләрендә үстергән җиләк-җимешне тәкъдим итеп кайткан. Безнең укучылар үстергән уңышны ТР фән һәм мәгариф министры да югары бәяләгән.
Олы Ачасыр мәктәбендә көзге каникулдан соң укучылар укуга чумган. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашалар. Шушы атнада мәчеттә якшәмбе мәктәбе үз эшен башлап җибәрә. Авылның имам-хатибы Равил Кадыйров укучыларга гарәп телен, Ислам нигезләрен өйрәтә.
Урысбага мәктәбендә - 19, ә Бәчектә 3 укучы белем ала. Быел IX сыйныфны 7 укучы тәмамлый. Бүгенге көндә актив рәвештә олимпиадаларда катнашалар.
Карагуҗа мәктәбендә бу атнада әти-әниләр җыелышы узды. Хәзерге көндә иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көненә әзерлек бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев