Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр министрлыгы беренче тапкыр муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында 50 млн. сум уйнатачак

Татарстанның яшьләр сәясәтенең муниципаль учреждениеләре беренче тапкыр үз проектларын гамәлгә ашыруга грант ярдәме алачаклар.

Моңа республика ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Грантлар конкурс нигезендә биреләчәк. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

«Бу гаять зур ресурс, әмма аны сыйфатлы һәм уйлап эшләнгән проектлар тәкъдим иткән конкурста катнашучы муниципалитетлар гына алачак. Безнең тармакка һәрьяклап ярдәм иткәне өчен Президентыбызга тагын бер кат рәхмәт!» - дип ассызыклады ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Мондый практика урыннарда яшьләр сәясәтен үстерүгә ярдәм итәр, аны реаль ресурслар белән көчәйтер, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев