14 февральдә татар көрәшен яраткан яшьләр Түбән Урысбагада бил алышачак.
Ярышта районыбызның Яшел Үзән көрәш мәктәбе, Карагуҗа, Осиново, Татар Танае, Күгәй, Олы Ачасыр авыллары һәм күрше Апас, Кайбыч районнары командалары катнашачак. Спорт бәйрәменә үз вакытында татар милли көрәш данын бөтен илгә чыгарган атаклы көрәшчеләр дә киләчәк. "Казан юл төзелеше" акционерлык җәмгыяте иганә ярдәме белән оештырылган чара сәгать 11дә башлана. Тамаша кылырга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев