Яшәеш

Яшьлек елларын сагынам

Яшьлек елларын сагынам Күз алдымда һәрчак туган авылым, Аны һич тә онытырлык түгел. Гөрләп тора һәрчак, чәчәк атып, Ялтыратып илебезнең күген.

Бик тә күркәм минем туган авылым,
Биш күле бар авыл эчендә.
Халкы аның бердәм һәм дә тырыш,
Һәммәсе дә үзе көчендә.
Туган авылым - нурлы Мулла Иле,
Халкың синең дини һәм үзгә.
Юлларымда һәрчак очраганда
Елмаеп гел карыйлар күзгә.
Туган авылым, туып үскән йортым,
Күз алдымда тора һәрвакыт.
Никләргә соң ташлап киттем диеп,
Уйлап куям хәтта кайвакыт.
Сагынам мин туган авылымны,
Яшьлек елларымны сагынам.
Онытылмасын яшьлек хатирәм дип,
Ходаема һәрчак табынам!
Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр - Мулла Иле
Ярат мине
Назлап кына учларыма
Кулларыңны сал да,
Бер дә алмый күзләреңне миннән
Күзләремә кара, анда
Язылганнар бар да.
Ярат мине, аңла мине.
Күзләремә кара да бер,
Йөрәгемне тыңла минем.
Зөлфия Вәлиева.
Әтнә - Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшьлек елларын сагынам
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш