Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Яшьлегем чишмәсе

Барыбызның да авылында балачактан истә калган, еллар узгач та сагынып сөйләрлек булып хәтердә сакланган урыннары була.

Минем өчен ул чишмә, үзебезчә әйтсәк кизләү белән бәйле урын. Әкиятләр сөйли башлагандагы шикелле, борын-борын заманда, әле өйләргә су кереп, кер юа торган машиналар булганчы, чишмәбезнең бик тә кадерле һәм аннан башка яшәүне күз алдына да китерми торган вакытлары бар иде. Үсмер чакларыбызда күрше кызлары белән чиләк-көянтәләребезне асып, кыр казлары кебек тезелешеп чәй суына, дип, чишмәгә бара идек. Чишмә бездән шактый ерак булганга, кайтканда чиләктәге тешләр камашырлык салкын суны йотымлап кына эчеп, хәл җыеп, ял итә-итә, чак кайтып җитә идек.
Авылыбыз зур булганлыктан суга да, кер чайкарга да халык күпләп йөри иде, ә ял көннәрендә исә кер чайкарга төшүчеләрдән зур чиратлар хасил була, бигрәк тә кыш көннәрендә үз чиратыңны көтеп, туңып бетә идек. Инде ничек, тотыныйм, дигәндә, һәрвакыт ярдәмгә килүче Суфиябыз була торган иде. Шуңа да чишмәне Суфиябыздан башка искә алсак, дөрес булмас иде. Юләр, дисәләр, дә, аңлый иде ул. Бала киемнәрен юышканда, бәби, диеп, иснәп тә карый, үзенчә яратып кыскалап та, сөеп тә ала. Гел кер чайкашканга куллары кызарып, күшегеп бетә. Кайчакларда аңа, конфет-мазар бирә башласаң, кирәкми, диеп, башын чайкап, тешләрен күрсәтә, авырта, дип. Кунак кызларын аеруча үзенчә ярата иде ул. Көлеп килеп, чәчләрен йолкып, куркытып бетерә. Тегеләр исә чыр-чу килеп йөгергән саен, аларны куа торган иде. Яше барган саен ул да олыгая, күзләрендә моңсулык, җитди караш чагыла иде. Гөнаһсыз җанның, күптән инде оҗмахтадыр урыны.
Тормышлар яхшырган саен, чишмә буйларына сукмаклар онытыла барды. Шуңа күрә аның "йорт"ы гына, тузып, мине оныттыгыз, дигәндәй, искә төшерде. Бик күп сөйләшүләр булганнан соң, быел җәй чишмәне төзекләндерү, аның тирә-юнен чистарту буенча бик күп эшләр эшләнде. Матди ярдәм күрсәтүдән эшмәкәрләр дә, мәчет әһелләре дә, авыл халкы да читтә калмады. Төзекләндерү эшләрен авылыбызның тырыш һәм булган егетләре әле дә дәвам итә, бик тиздән чишмә буйларын танырлык та булмас, аллаһ боерса, тик әлегә ярдәм кирәк, шуңа да үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр булса "Хәмзә" мәчетенә кертеп бирә ала. "Тамчыдан күл җыела" ди бит халкыбыз мәкале. Яшәешебезнең, тереклек итүебезнең төп чыганагы су бит, шуңа күрә тагын бер әйтемне "Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер!, дигәнен дә искә төшерик!

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Фото Норлат группасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев