ЯШЕЛЧӘЛӘРНЕ ДӘ БЕЛЕП АШАРГА КИРӘК
КУКУРУЗ +Аны чәчләре белән пешерсәң яхшырак. Бу бигрәк тә олырак яшьтәгеләргә кагыла. Алар кукуруз пешергән суны эчсә сәламәтлекләренә файда алырлар, чөнки ул үт суын куу үзлегенә ия һәм кан тамырларындагы холестеринны да чыгара. Кукурузны әзрәк тозлап һәм ашыкмыйча ашарга кирәк, болай иткәндә тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. -Кайнап чыкканнан соң 10-15...
КУКУРУЗ
+Аны чәчләре белән пешерсәң яхшырак. Бу бигрәк тә олырак яшьтәгеләргә кагыла. Алар кукуруз пешергән суны эчсә сәламәтлекләренә файда алырлар, чөнки ул үт суын куу үзлегенә ия һәм кан тамырларындагы холестеринны да чыгара. Кукурузны әзрәк тозлап һәм ашыкмыйча ашарга кирәк, болай иткәндә тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә.
-Кайнап чыкканнан соң 10-15 минут пешерү җитә. Әйе, без моны 30-40 минут эшләргә күнеккән, тик хәзерге кукурузның әзрәк структурасы башка, аңарда клетчатка һәм крахмал әзрәк. Димәк, тизрәк пешә дә. Ә озак пешерсәк, аксымы тизрәк оеша һәм ул каты булачак.
КЫЯР
+Аны кабыгы белән ашарга кирәк, күпчелек файдалы матдәләре нәкъ менә шунда качкан. Тик файдалысы гына түгел, нитратларның да булуы бар. Шуңа да кыярны белгән кешедән алырга кирәк, ә иң ышанычлысы, әлбәттә, үзең үстергәне. Нитратлымы-түгелме икәнен белү өчен аның эчен күрергә кирәк - зарарлысының ул көпшәк була. Яки күпмедер вакыттан соң ул саргая.
-Озак яткан кыярны ашамавың хәерле. Шулай да чыгарып ташларга да ашыкмагыз. Кабыгын калынрак кисеп (бигрәк тә баш өлешләрен, чөнки биредә нитратлар күбрәк туплана) кулланыгыз. Мондый кыярны тозлырак суда бер тәүлек "җебетеп" тә ашарга була. Әчесе һәм зарарлы матдәләре суга чыга, ә кыяр күпкә тәмлерәк һәм файдалырак була.
БАКЛАЖАН
+Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) "киемендә" килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.
-Озак яткан баклажан алмаска тырышыгыз, аңарда витаминнар аз, ә нитратлар күп була. Картайган баклажанның кырыйлары саргайган була, ә бармак белән басып карасаң, чокырчык кала. Яшь баклажанның сабагы яшел төстә генә.
КИШЕР
Пешереп ашагыз. Пешергәндә кишердәге бета-каротин А витаминының ике молекуласына таркала. Бу - организмга бета-каротинны үзлектән таркату өчен азрак вакыт таләп ителгәнен аңлата һәм ул башка матдәләрне яхшырак үзләштереп өлгерә. Аның өчен базыгызда урын булырга тиеш. Кишердә витаминнар күләме аны сакларга куйганнан соң бер ай вакыт узгач ике тапкырга арта. Шуңа күрә аны казып алгач салкын урында тотарга кирәк. Салат ясаганда булдыра алган кадәр ваклагыз, ул тизрәк үзләштерелә. Каймак яки май белән ашагыз. А витамины нәкъ менә май ярдәмендә эри. Кем ябыга, кефир яки катык белән кушыгыз. Тәмлерәк тә була. Чи кишер ашаганнан соң бер капсула балык мае кабул итегез - бу күрү һәм ишетү органнары, бавыр һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Иртән бер стакан җылы су, аннары - ярты стакан кишер согы һәм бер аш кашыгы зәйтүн мае эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев