Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән Константин Исаев: "Татар язучылары янында татарча аңлый башлыйсың икән"

Кичә Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылы күлендә татар сәнгать һәм әдәбият әһелләренең "Фәйзуллин йөзүләре" уздырылды.

Татарча өйрәнү өчен татар язучылары белән бергә бер мәҗлестә булырга кирәк. "Фәйзуллин йөзүләре"ндә катнашкан Яшел Үзән районның берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаев шундый фикер белдерде. "Мин биредә - татар язучылары арасында үземнең татарча аңлавымны аңладым", - диде ул.

Константин Исаев бүген "Фәйзуллин йөзүләре"ндә Яшел Үзән районы хакимияте вәкиле буларак катнашты һәм татар язучылары белән бергә кыска дистанциядә дә, озын дистанциядә дә йөзгән бердәнбер кеше булды.

Константин татар язучыларының традицион бәйрәм өчен әлеге район җирлеген сайлавына горурлануын белдерде: "Бу күлнең суы баллы чәй кебек икән, шуңа шушы күл сайлангандыр", - дип, татарларның чәй яратуына ишарәләде.

"Фәйзуллин йөзүләре" - сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары. Төп оештыручысы һәм идея авторы - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Равил Фәйзуллинның беренче рәсми йөзүләре 1980 елда башланган.

Киләчәктә "Фәйзуллин йөзүләре" Татарстан язучылар берлеге белән Яшел Үзән хакимияте оештыра торган рәсми чара булырга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев