Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннен яшь җырчысы Мөслим Магомаев иҗатына багышланган бәйгедә җиңү яулады

17 яшьлек Альберт Кадякин 14 лицейда белем ала. Аның сүзләренчә, вокал тормышта өстәмә кыенлыклар тудырмый, аның каравы шәһәр һәм мәктәп чараларында катнашу популярлык өсти.

Хәтта аңа Севастопольдә ВМФ көнендә чыгыш ясау мөмкинлеге дә туган. 
Альберт иҗатында өстенлекне академик репертуарга бирә. 
Конкурста Яшел Үзән егетенең чыгышы турында бәяләмәләрне Йошкар-Оланың Ленин исемендәге мәдәният йорты режиссеры Светлана Акчурина бирде, нәкъ менә ул “Планета Муслим” бәйгесен оештыручыларның берсе иде: 
- Альбертның тавышы кабатланмас, табигать тарафыннан бирелгән искиткеч куәткә ия. Конкурста профессиональ җырчылар, опера театрлары һәм филармония артистлары катнашты, һәм Альберт алар арасында югалып калмады. Мондый талантны үстерергә, һичшиксез алга таба укырга, консерваториягә керергә кирәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев