Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең кайсы мәктәбе «Сәмрух-2019» ел премиясендә җиңде?

Күптән түгел Сәләт «Пирамида» концертлар залында «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды

Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Тантананы Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. «Рөстәм Нургалиевич һәм аның командасына рәхмәт! Монда килгән барыгызга да, барыбызга да бик зур рәхмәт!

Бүген, чыннан да, бәйрәм. Безнең күңелебездә көн саен бәйрәм, чөнки менә бу зур бәйрәм булсын өчен, без көн дә үзебезнең проектларыбызны тормышка ашырабыз, бергә җыелабыз, бергә фикер йөртәбез, бергә үсәбез. Һәм менә елга бер мәртәбә шушылай җыелабыз. Бу инде традициягә әйләнде, бишенче мәртәбә үзебезнең иң-иңнәрне, иң акыллы, иң җитезләрне, иң көчлеләрне алга чыгарып алкышлыйбыз, котлыйбыз. Бүгенге чараның мөһимлеген шуннан белеп була. Рәхмәтемне монда килгән ата-аналарга да әйтәм – шулардан башлана бит. Аккош оясында аккош туа. Рәхмәт сезгә шундый балалар үстергәнегез өчен!» - дип сөйләде ул. 

Бәйгедә Яшел Үзән районыннан ике мәктәп командасы катнашты: 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм С.К. Гимәтдинов исемендәге Осиново гимназиясе. 
«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе » муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе администрациясе «СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ»н «СӘМРУХ 2019» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә «Ел клубы» номинациясендә катнашуга тәкъдим итте. Мәртәбәле казыйлар безнең 16 нчы мәктәп клубын «СӘМРУХ 2019» премиясенең җиңүчесе дип билгеләделәр. Мәктәп клубына «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан бүләкләр һәм fund.selet.biz платформасында тупланган акчалата премия тапшырылды. 

«Бу бәйгедә сәләтле балаларын җыйган клубыбыз белән 2016 нчы елдан бирле катнашабыз, без өчләтә лауреат, - ди җитәкчеләре Динә Сәлаймановна Садриева, - «Сәмрух» премиясе миңа бик күп уңай хис-кичерешләр бирде, эчемдәге үз-үземә ышану хисе артты. Клублар ярышындамы, Сәләт йортында жюри каршындамы - һәр очракта да син үз-үзеңне җиңәсең, куркулар әкренләп бетә, уйлаган идеяңны чынга ашырасың, һәм бу сиңа чынлап торып ошый башлый! Шул ук вакытта кимчелекләреңне күреп, үзеңне кайсы яктан үстерергә икәненә төшенәсең. Бугенге көндә клубта 32 бала, алар арасында 1, 9 лицей, 5 
нче гимназия, 15 нче мәктәп укучылары да бар. Без клубка татарча яхшы белгән яки белергә омтылган балаларны алабыз . 

- Мәктәбебездә Сәләт клубы ачу – мәктәп тормышына яңа сулыш өрде,- ди мәктәп директоры Сәйфетдинов Рөстәм Равилевич. Клуб 2016 нчы елда ачылды. Аның безнең мәктәптә эшли башлавына укучыбыз Шәйхетдинов Тимерхан өлеше бик зур. Ул үзенең бөтен көчен, акылын клубны үстерүгә юнәлтте. Бүгенге көндә ул – «Сәләт клублары» президенты. Без аның белән чын-чынлап горурланабыз. 

19 нчы февральдә «Сәләт» йортында «Сәләт» клубларының төбәк оешмалары җитәкчеләре катнашында зур очрашу узды. Әлеге оешмалар җитәкчеләре әдип Әлмир белән очраштылар һәм клублар эшчәнлегендә уртак җаваплылык хакында килешүләр имзаладылар. 
«Без, Сәмрухта катнашып, күпме тәҗрибә җыйдык! Күпме хис-кичерешләр! Күпме яңа дуслар! «Сәмрух» премиясендә безне күреп, горур «Ел клубы» исемен бирүләре безнең өчен зур шатлык булды» - диләр клубчылар, уңышларына шатланалар. 

«Сәмрух»үтте – хис-кичерешләр калды! 
Сәләт ул – хәрәкәт. Татарстанның дистәләгән районнарында, Рәсәй регионнарында һәм хәтта чит илләрдә уку-укыту аланнары уздыручы, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән чакырып, меңләгән татар яшьләрен ел дәвамында йөзләгән чаралар, дистәләгән зур форум, фестивальләрдә кайнатучы иң оешкан яшьләр хәрәкәте. - Сәләт ул – челтәр. ... Сәләт эшчәнлеге Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге аша тормышка ашырыла. (ред.)

Сәләт йортында 19 нчы февральдә Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт» һәм Яшел Үзәннең ике мәктәбе (16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм С.К. Гимәтдинов исемендәге Осиново гимназиясе) арасында үзара хезмәттәшлек һәм эшчәнлек өлкәсендә көчләрне берләштерү турында килешү төзелде. 
Клуб рәисе, 11 сыйныф укучысы, Маланьева Эльвира

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев