Яшел Үзәннең Гәр күлендә 12 яшьлек кыз батып үлгән
Кыз күлгә су коенырга дип дуслары белән килгән була. Балалар биредә өлкәннәр юклыгына да, яр буенда коенырга ярамый дип язып эленгән аншлагларда да игътибар итми. Дус кызларының сүзләренә караганда, әлеге кыз бала күлне йөзеп чыкмакчы була. Күлнең теге ярына уңышлы гына йөзеп чыга ул, әмма кире йөзеп кайтканда хәле бетә....
Кыз күлгә су коенырга дип дуслары белән килгән була. Балалар биредә өлкәннәр юклыгына да, яр буенда коенырга ярамый дип язып эленгән аншлагларда да игътибар итми.
Дус кызларының сүзләренә караганда, әлеге кыз бала күлне йөзеп чыкмакчы була. Күлнең теге ярына уңышлы гына йөзеп чыга ул, әмма кире йөзеп кайтканда хәле бетә. Ул су астына китә башлый, тончыга. Балаларның ярдәм сорап кычкыруларын күлдән ерак түгел бер ир кеше ишетеп ала. Ул кыз баланы коткарырга ташлана, ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Әмма фаҗига урынына килеп җиткән медикларга үлем фактын теркәргә генә кала. Күлнең зурлыгы 20м х 30 м, тирәнлеге 4 метр.
Кызганычка, суда батып үлгән балалар безнең җавапсызлыгыбыз, битарафлыгыбыз турында сөйли. Иң беренче чиратта өлкәннәр гаепле.
Хөрмәтле ата-аналар! Аңлашыла инде, көндәлек мәшәкатьләр күп, әмма балаларыгызның игътибар соравын онытмагыз, бигрәк тә җәй көне. Балагызның кайда су коенып йөрүе турында кызыксыныгыз. Балагызның кая чыгып китүен контрольдә тотыгыз! Аларга су коену тәртибен, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз.
Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
Регина Чибрикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев