Яшел Үзәннең “Гнездышко” приютына ТР бала хокуклары буенча уполномоченные Гүзәл Удачина килеп китте
Бу юлы Гүзәл Удачина берүзе генә булмады. Аның белән бергә 16нчы урта мәктәп укучысы - бала хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе Тимерхан Шәйхетдинов та йөрде. Комиссия приютның һәр почмагын карап чыкты. Хәтта балаларның шәхси эшләре дә читтә калмады.
Узган очрашуда булган "хаталар өстендә эшләү эше" нә уңай бәя бирелде.
-Яшел Үзәндә проблемалар да, уңышсыз гаиләләр дә бар, - диде уполномоченный. - Кызганычка, иң таралган сәбәп - ата-аналар алкоголизмы. Шуның аркасында балалар приютка эләгә дә инде. Шуларга карамастан, приютта балаларга яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Безнең төп бурыч - уңышсыз гаиләләргә тернәкләнүдә булышу һәм аларны җәмгыятьнең сәламәт ячейкасына әйләндерү.
Foto:zpravda.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев