Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең бер өлеше бул! Тарихны иҗат ит

Яшел Үзәндә иң яхшы архитекторга ачык конкурс игълан ителде.

Җиңүче исә Яшел Үзәннең баш архитекторы булып,үз проектын шәһәр территориясендә тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек алачак.
Конкурс 2 этапта уза:
1 - гаризалар җыю һәм квалификацияле сайлап алу
2 - Яшьләр урамында яңа шәһәр ЗАГСын төзү проектлары бәйгесе.
Җиңүче Яшел Үзәннең баш архитекторы вазифасында үз проектын тормышка ашыру мөмкинлеген алачак.

Гаризалар 12 апрельдән 12 майга кадәр Elena.Perova@tatar.ru электрон почтасына кабул ителәчәк. Бәйгедә бөтен Россиядән теләүчеләр катнаша ала.

Таләпләр арасында - профильле белем, 5 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе, проектлар портфолиосы, үсеш теләге һәм архитектур фикернең иң яхшы традицияләрендә дөньяны үзгәртү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев