Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне ЗМК котлый

Мөхтәрәм яшел үзәнлеләр, мөселманнар! Кадерле Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән мөселманнарның изге бәйрәме - Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшәгән Яшел Үзәнебездә дуслык һәм татулык тагын да ныгысын, иманлы кешеләр артсын, тормышыбыз ямьләнсен.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләрегезнең һәм хыялларыгызның тормышка ашуын, һәрбер гаиләгә, йортка - бәрәкәт, күңелләргә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре үен телим.

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим.

Артур Егоров,

"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев