Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне Радик Хәсәнов котлый!

Меңләгән серголыларның барлык буын коллективы исеменнән, барыгызны да - монда туып үсүчеләрне, шәһәребезне төзү һәм үстерү өчен килгән һәм биредә төпләнеп калучыларны, аны олыгайган көнен каршы алырга, вакытын оныкларга багышлар өчен Яшел Үзәнне сайлап алганнарны һәм шәһәребезне яратучы һәммә кешене, чын күңелдән Яшел Үзәннең 85 еллыгы белән котлыйбыз!

Шәһәр көне традицияле рәвештә яшел үзәнлеләрнең һәм килгән кунакларның яратып көтеп алган һәм әзерләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Бу гади генә бәйрәм түгел, ә тормышында һәм күңелендә сизелерлек эз калдырган һәркем өчен символ булып тора.
POZIS - Яшел Үзән белән бәйле булган тарихи предприятие. Завод күпкә олырак булса да (киләсе елда без 120 еллыгыбызны билгелибез), аның барлык елъязмасы Паратск затоныннан алып, ТОСЭР (социаль-икътисади үсеш территориясе) заманча статуска кадәр - үзгәрешсез шәһәр вакыйгалары белән аваздаш булып тора. Алай гына да түгел, Яшел Үзән шәһәре статусы бирелергә бер көн алдан безнең предприятие икенче туган көнен кичерде. Бу 1931 елның октябрендә СССРның авыр сәнәгать наркомы Серго Орджоникидзеның шәхси катнашуында булды. Шуннан бирле исемебезне горур төстә «Серго исемендәге завод» дип атыйбыз!
Яшел Үзәнне бик күп кенә серголылар да данлады. Алар арасында ике Советлар Союзы Герое И.А.Норкин һәм В.Х.Хаҗиев һәм Социалистик хезмәт Герое - В.С.Вафин. Авиация сәнәгате министры, СССР министрлары Советының рәисе урынбасары, Социалистик Хезмәт Герое М.В.Хруничев 1935-1937 елларда заводның җитәкчесе булып торды. 1983 елда ул елдагы предприятие директоры, шәһәрнең мактаулы гражданы В.Г.Прохоров җитәкчелегендә предприятие белгечләре төркеменә, 1978 елда 2нче цехны уңышлы эшләтеп җибәргән өчен, фән һәм техника өлкәсендә СССРның Дәүләт премиясе тапшырылды. Артиллерия гильзалары һәм залп уты реактив системасының күренекле конструкторы А.Н.Ганичев шулай ук безнең заводта эшләгән. Һәм билгеле серголы-яшел үзәнлеләрне озак санарга булыр иде. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сугыш вакытында серголы-яшел үзәнлеләр фронт өчен һәр өченче туп ядрәсен өләшеп кенә калмыйча, шәһәр турында да кайгыртканнар: 1944 елда «Родина» мәдәният сарае (заманча музыка театры) үз ишекләрен ачкан. Яшел Үзәннең сәламәтлек саклау өлкәсе завод медсанчастеннән үсә. Серголылардан шәһәребезне танытучы бик күп спортчылар чыккан. Бу футбол легендасы В.М.Колотов, аның исеме белән «Комсомолец» исеме йөртелә, футбол командасы тренеры Г.В.Востоков, тимераякта йөгерү спорт төре буенча СССРның спорт мастеры Л. А. Рубцова, М.М.Домрачева һәм башкалар.
Муниципалитетка керткән өлеш бүген дә югары, юкка гына POZIS шәһәр төзүче предприятиеләрнең берсе булып тормый. Без шәһәр һәм районның барлык социаль программаларында катнашабыз. Серго заводы ярдәмендә Яшел Үзәндә зур, төзекләндерелгән «Новостройка» районы барлыкка килде. Ә безнең «POZIS», «Мир», «Свияга» бренды илебезнең оборонога сәләтле булуын ныгытучы махсус продукция. Безнең көнкүреш һәм медицина техникасы Яшел Үзәннең Россия буенча һәм чит илләрдә имиджын күтәрә.
Кадерле яшел үзәнлеләр! Сезгә һәм яраткан шәһәребезгә киләчәктә үсүен, чәчәк атуын, яңа производстволар тууын, өстәмә эшче һөнәрләр барлыкка килүен, муллыкның артуын телибез! Ә безнең барчабызга да - аның халкына - нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, тыныч тормыш һәм Яшел Үзән, Татарстан, Россия хакына данлыклы эшләр һәм яңа хезмәт уңышлары!
Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) ААҖ генераль директоры
Константин Антипов,
беренчел профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев