Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне «ПОЗиС»ның генераль директоры тәбрик итә

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле серголылар! «ПОЗиС» (POZIS) АҖнең күп меңләгән коллективы исеменнән сезне дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Рес­публикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз.

Бу даталарны, вакыт  аралыгы зур һәм сәбәпләре төрле булса да,  бердәм фәлсәфә берләштерә. Моннан дүрт йөз ел элек халкыбыз Мәскәүне азат итү өчен чит ил басып алучыларына каршы күтәрелә. Кытай-шәһәр штурмының башында торган  Кузьма Минин һәм  Дмитрий Пожарский халыкларны берләштереп, замана фетнәсенә  каршы торды, тарихта чын ватанпәрвәрләр булып танылды. Ә 1992  елда татарстанлылар өчен истәлекле референдумнан соң, республикабыз парламенты төбәкнең төп  законын – Татарстан Респуб­ликасы  Конституциясен  кабул итте.
POZIS Ватаныбыз традицияләрен саклый: кече ватанныкын да, олыныкын да. Россия һәм Татарстан иминлеге һәм муллыгы өчен намуслы хезмәт итеп, завод җәмгыятебезнең  югары идеалларына тугрылыгын күрсәтә. Сәяси һәм икътисади тотрыксызлык заманында безне тагын бер кат  бары тик бердәмлек кенә  җиңүләргә,  тынычлыкка һәм муллыкка алып баруы турында  искәртә.
Бердәмлек һәм татулык – динамик үсешнең һәм  планнарыбызның тормышка ашыруның  һәм шулай ук иминлегебез һәм яклануыбызның төп нигезе. Ә Татарстан Конституциясе гражданнарның хокукы һәм иреге, җәмгыятьтәге социаль-сәяси  тотрыклылык, хакимиятнең барлык тармакларының көйле һәм нәтиҗәле эшенең гаранты булды һәм булачак. Һәм бу закончалыклы да, чөнки республика Конституциясе халыкара һәм илебез закончалыгында иң яхшыларны үзенә туплаган демократиянең иң югары  стандартларына  туры килә.
Кадерле дуслар! Чын күңелебездән сезгә һәм якыннарыгызга  нык сәламәтлек, олы бәхет, Россия һәм Татарстанның даны өчен башкарылган хезмәтегездә уңышлар телибез!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) акционерлык җәмгыятенең генераль директоры,
Константин Антипов,
«ПОЗиС» (POZIS) акционерлык җәмгыятенең  профсоюз оешмасы  рәисе


Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев