Яшел үзәнлеләрне Нәүрүз бәйрәменә чакыралар
Якшәмбе, 31 мартта, 11.00 сәгатьтә "Халыклар дуслыгы" фонтаны янында (Тарихи-мәдәни мирас музее каршында) Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Шәһәр халкын һәм кунакларны җирле, Казан артистлары әзерләгән кызыклы, бай, милли рухтагы концерт программасы көтә. Шулай ук музей хезмәткәрләреннән мастер-класс, китапханәчеләрдән викторина сораулары һәм, әлбәттә инде, традицион рецепт буенча әзерләнгән пылау пешәчәк. Килегез, бергәләп бәйрәм итик!
Фото архив/Юынчы авылы төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев