Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне коронавирустан коткаручы «могҗиза-чара” тәкъдим итүче мошенникларга ышанмаска өндиләр

Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән интернет челтәрендә, алдау юлы белән, пандемия белән бәйле төрле схемалардан файдаланучы мошенниклар пәйда булды.

Алар интернет сайтларда яки фатирларны карап чыкканда һаваны чистартучы "могҗиза-чара" тәкъдим итә, янәсе, ул вирусны уятучыны юк итә һәм коронавирус йоктыруга юл куймый. Шул рәвешле, гадәти һава дымландыргыч яки кыйммәт бәядән фильтрлы гади битлек сатарга тырышалар. Ә могҗизалы чараларга охшаш документларны алдакчылар үзләре гадәти принтерда бастыра икән.

Коронавирустан дару яки азык өстәмәләре. "Тылсымлы җиһаз" яки "могҗизалы-дару» сатып алырга тәкъдим итүче затлар белән элемтәгә кермәгез. Исегездә тотыгыз, теләсә нинди дару чараларын табиб кына билгели ала.

Шәхси яклау чаралары танылган һәм ышанычлы җитештерүчеләрдән алдан акча түләү юлы белән. Акча алганнан соң товар китерелми.

Шалтыратып, өйдә түләүле анализ бирү турында әйтәләр. Бернинди очракта да акча күчермәгез һәм шәхси мәгълүматыгызны бирмәгез! Түләүле лабораторияләр анализны сезнең сорау буенча гына ясый ала.

Мифик ярдәм күрсәтү өчен шәхси мәгълүматны сорыйлар. Дәүләт хезмәтләре әлеге мәгълүматны телефон аша соратып алмый һәм һәр фатирны тикшереп йөрми.

Фатирны дезинфекцияләүне тәкъдим итәләр. Кагыйдә буларак, мондый визитның максаты - фатирда урлау. Чит кешеләргә ишек ачмагыз!

Дөрес мәгълүмат алу максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы, хөкүмәт сайтлары һәм дәүләт хезмәтләре порталына ышаныгыз. Әмма бу очракта да уяу булырга кирәк. Мошенниклар вируслы интернет-сайтлар тудыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев