Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне китап турында бәйгедә катнашырга чакырабыз

СУГЫШ ТУРЫНДА МИҢА КИТАП СӨЙЛӘДЕ "Зеленодол муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" МБУ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укылган китап турында иң яхшы хикәя, инша яки бәяләмә "Сугыш турында миңа китап сөйләде" исемендәге әдәби-иҗади конкурс игълан итә. Конкурста катнашырга балалар, аларның әни- әтиләре һәм яшьләр чакырыла. Иҗади эшләр яшьләре буенча 3...

СУГЫШ ТУРЫНДА МИҢА КИТАП СӨЙЛӘДЕ

"Зеленодол муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" МБУ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укылган китап турында иң яхшы хикәя, инша яки бәяләмә "Сугыш турында миңа китап сөйләде" исемендәге әдәби-иҗади конкурс игълан итә.

Конкурста катнашырга балалар, аларның әни- әтиләре һәм яшьләр чакырыла. Иҗади эшләр яшьләре буенча 3 категориягә бүленеп бәя ителер: 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр, 15 яшьтән алып 27 яшькә кадәр, гаилә эшләре.

26 гыйнвардән алып 12 апрелгә кадәр бастырылган эшләр ике дәүләт телендә шәһәр һәм авыл җирлеге китапханәләрендә кабул ителә.

Эшнең күләме А-4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Эш белән бергә авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, яше, классы, уку һәм яшәү урыны, һөнәре күрсәтелергә тиеш.

Эшләрне бәяләү шартлары:

  • мөстәкыйль һәм иҗади рәвештә башкарылырга тиеш,
  • темага туры килергә, тирәнтен һәм тулы итеп ачып бирелергә тиеш,
  • чын күңелдән һәм эчтәлекле булырга тиеш.

Конкурска кабул ителми :

-интернеттан күчереп алынган эшләр һәм медиапрезентацияләр -китапның исеме һәм авторы күрсәтелмәгән эшләр -12 апрельдән соң тапшырылган язма эшләр

Конкурс ике этаптан тора: беренче тур 25 апрельдә авыл җирлеге китапханәләрендә берләштерелгән дәрес-акңия «Нацизм булмаган дөнья" көнендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәме алдыннан үткәрелә.

Конкурста җиңеп чыкканнар икенче турга кертелә, аның финалы сентябрдә узачак.

Иң яхшы эшләр "Зеленодол муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" МБУ сайтында урнаштырылачак. Эшләр кире кайтарылмый.

Конкурсының положениясе белән сез ЦБС сайтында WWW.zelbib.narod.ru таныша аласыз.

Мәгълүмат өчен телефон: 5 -18-01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев