Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне кисәтәләр: "Санкцияләнмәгән урыннарда су коену тыела!"

Эссе июль үз хокукларына керде, Яшел Үзән районы халкы һәм кунаклары сулыкларга тартылды. Республика Роспотребнадзоры су янында күпләп ял итү һәм су коену урыннарына баруга рөхсәт бирмәсә дә, Яшел Үзән шәһәр пляжында халык күп.

Районның "кыргый" пляжларында да шундый ук күренеш. Термометрлар баганаларында тотрыклы +30 булганда, җирле халыкка формальлекләргә карап тормый.

Монда ук ЮХИДИ, ОСВОД, Эчке эшләр министрлыгы һәм җирле администрация хезмәткәрләре составында патруль мобиль группалары эшли, аларның төп бурычы гражданнарны куркыныч турында кисәтү. Чираттагы профилактик рейд узган ял көннәрендә узды.

- Су коену тыелган. Куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карарга кирәк. Балаларны су янында ялгызларын гына калдырмагыз, кояш астында озак тормагыз! - дип мөрәҗәгать итәләр Яшел Үзән районы суларында коткару җәмгыяте хезмәткәрләре һәм профилактик белешмәлекләр тапшыралар. Якшәмбе көнне генә 29 әңгәмә үткәрелде, 50 белешмәлек таратылды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену еш кына суда кешеләр үлеменә сәбәп була. Куркыныч факторларга организмның гомуми җылынуы, исерек халәт, ярдәм күрсәтә алучы яр буенда коткаручыларның да булмавы өстәлә.

Үзегезне саклагыз! Балаларның үзләрен генә калдырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев