Яшел Үзәнлеләрнең Казан футболчысы кулы белән тотынышып уен кырына чыгу мөмкинлеге бар
"Рубин" футбол клубы иң кечкенә җанатарлары өчен яңа конкурсның башлануы турында хәбәр итә.
Сезнең балагыз үзен яраткан геройлары белән футбол кырында күрә һәм сөекле командасының футболкасын киеп йокларга ятамы?
"Рубин" уенчыларын сезонның Мәскәү ЦСКАсы белән узачак соңгы матчына җитәкләп алып чыгу аның яшерен хыялымы? Шулай булса, әлеге мөмкинлекне ычкындырмагыз! "Рубин", "Яраткан футболистыңны яса!", дигән балалар рәсеме бәйгесен башлый! Сергей Рыжиковны яки Олег Кузьминны уенга алып чыгу өчен сезгә бары тик яраткан футболчыгызның уеныннан илһам алып аның портретын ясарга һәм ясаган рәсемегез белән фотога төшеп, 20 майга кадәр mnenie@rubin-kazan.ru адресы буенча җибәрергә кирәк. Конкурсны оештыру комитеты иң шәп 11 эшне сайлап алачак һәм әлеге талантлы иң кечкенә "Рубин" җанатарлары ЦСКА белән булачак матчка уен кырына яраткан футболчысы белән җитәкләшеп чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев