Яшел үзәнлеләрне искәртәбез: янгын чыгу куркынычы зур
Һава шартларының коры булуы сәбәпле, коры үлән, сүндерелми калдырылган тәмәке төпчеге яки шырпыдан гөлт итеп ут кабынырга гына тора.
Шушы бәла-казаларны булдырмау йөзеннән, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның язында ук "2016 елның язгы-җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районы торак пунктларындагы икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында" карар кабул итте. Карарда билгеләнгәнчә, бу чорда коры үлән-курпы, чүп-чарга ут төртү тыела. Әлеге карарны үтәү йөзеннән барлык ял, экономика, авыл хуҗалыгы объектларында, балалар ял лагерьларында, бакчачылык җәмгыятьләрендә планнан тыш тикшерүләр үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев