Яшел үзәнлеләрнең иҗат җимешләре белән танышыгыз
Бураннан соң Көн буе җил улады, Елады ул, сызгырды; Урамнардан йөгереп узды, Кар тауларын туздырды.
Тимк караңгы төшкәч кенә
Качыта ерак-еракка.
Килде назлы тын бер мизгел
Иркәләнеп кунакка.
Бизәр өчен зәңгәр кичне
Түп-түгәрәк ай чыкты,
Күз кысышып, җем-бем килеп
Мең-мең йолдыз калыкты.
Авыл шундый матурланды
Ай нурлары астында.
Көмеш таулар җемелдәшә
Ап-ак йортлар каршында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев