Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә шигъри тәлгәшләр

Әнкәй сөлгесе Кулларымда минем киндер сөлге - Әнкәемнең чиккән сөлгесе. Үзе китте инде мәңгелеккә, Истәлеккә калды өлгесе. Ак киндергә матур җепләр белән Төшергән ул чәчәк-бизәкләр. Күз нурларын түгеп, көйләр көйләп, Әзерләгән үзенә бирнәләр. Әткәемә бүләк итәр өчен, Аякчулар чиккән, кулъяулык. Әткәй киткән яуга, кайталмаган, Аякчулар көтә кайтканын. Чиккән алъяпкычын бәйләп,...

Әнкәй сөлгесе

Кулларымда минем киндер сөлге -

Әнкәемнең чиккән сөлгесе.

Үзе китте инде мәңгелеккә,

Истәлеккә калды өлгесе.

Ак киндергә матур җепләр белән

Төшергән ул чәчәк-бизәкләр.

Күз нурларын түгеп, көйләр көйләп,

Әзерләгән үзенә бирнәләр.

Әткәемә бүләк итәр өчен,

Аякчулар чиккән, кулъяулык.

Әткәй киткән яуга, кайталмаган,

Аякчулар көтә кайтканын.

Чиккән алъяпкычын бәйләп,

Үргечендә чулпы чыңлатып,

Су ташыган әнкәм кизләүләрдән,

Сагыну-сагышларын таратып.

Әткәм киткән изге яу кырына,

Тормыш калган сыңар канатка,

Әнисеннән калган ядкәр - чулпылар да,

Алыштырылганнар ризыкка.

Яулар үтте, ил-көнебез тыныч,

Көйле бара хәзер тормышлар.

Әнкәйләрдән истәлеккә безгә,

Калмады шул чыңлы чулпылар.

Чиккән сөлгеләре, аякчулар,

Ничә еллар ята сандыкта.

Истәлекләр генә түгел алар,

Нәүмиз гомерләргә шаһит та.

Фәүзия Шиһапова-Вәлиева

Түбән Биябашы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев