Яшел үзәнлеләргә бал турында кайбер киңәшләр
Хәзер балны сатып алу өчен кулай вакыт. Бал инде утырып килә.Балның утыруы - ул аның куеруы дияргә була. Әйтергә кирәк, һәр бал үз вакытында утыра. Менә рапс балы инде утырды. Нинди чәчәктән булуына карамастан, бал бер генә төс бер генә матдә булып утырырга тиеш -анда күбек тә, бернинди сыекча да...
1. Балны мичкәдән банкага агызганда ул тоташ җеп булып агарга, өзелмәскә тиеш.
2. Банкага төшкән урынында чын бал шунда ук җәелеп китми, ә башта тау булып өелеп тора.
3. Газета битенә тамызган бал кәгазьнең икенче ягына саркып чыкмаса, бу чын, җитешкән бал була.
4. Сыек балны тарелкага тамызып, өстенә су өстәсәң, тарелканы селкеткәч, анда кәрәз рәсеме чыгарга тиеш, су белән кушылып болганып бетсә, бу чын бал түгел .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев