Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр ТКХ өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түли ала

1 февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм "ТР хезмәтләре"/"Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша түләгән өчен комиссия алынмый башлый. Бүген бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ТР дәүләт хезмәтләре һәм мобиль...

1 февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм "ТР хезмәтләре"/"Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша түләгән өчен комиссия алынмый башлый. Бүген бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ТР дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта кулланучылардан алына торган комиссияне киметү эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов йөкләмәсе буенча кертелә. 1 декабрьдән ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымта аша түләүләр башкарган вакытта теркәлгән комиссия күләме гамәлдән чыгарылган: ул элек 10 сум тәшкил итә иде.

1 февральдән "АК БАРС" Банк ААҖ банк карталары хуҗалары өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымта аша хезмәт алган яки түләүләр башкарганда комиссия бетерелгән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры сүзләренә караганда, барлык түләүләрнең 20 проценты "Ак Барс" банкы клиентларына туры килә. Тагын 40 процентка якыны - Саклык банкы карталары буенча, калган 40 процентны башка банклар бүлешә.

Башка банк карталары хуҗалары өчен ТКХ хезмәтләре өчен нульле комиссиясез түләү кертелгән. Әйтергә кирәк, идарәче оешма, түләүләрне комиссиясез кабул итү өчен, килешү имзаларга тиеш. ТР дәүләт хезмәтләре порталында ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә мөмкин идарәче оешмалар исемлеге урнаштырылган. Шәхси кабинетка кереп, "ТКХ өчен түләү" дигәү бүлекне сайлап, әлеге исемлек белән танышырга була.

Бүгенге көндә 1 миллион 270 мең шәхси хисапның 600 меңе буенча килешү төзелгән.

"Шул рәвешле, башка банк карталары буенча республикада шәхси хисапларның яртысы өчен ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләү кертелде", - диде Р.Шәйхетдинов. Идарәче оешмалар белән килешүләр имзалау эше ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары белән бергә алып барыла. "Чиратта республиканың Казан, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре. 1 мартка әлеге эшләр тәмамланыр дип уйлыйм", - дип өстәде чыгыш ясаучы.

Әйтергә кирәк, элегрәк дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта аша ТКХ өчен түләүнең 1 процент күләмендә комиссия дә исәпләнә иде. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта башка банклар белән дә комиссияне бетерү буенча сөйләшүләр алып барыла. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 201 электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Узган ел татарстанлыларга 32 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән - бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 21 процентка артыграк. Электрон түләүләр суммасы 50 процентка, 3 миллиард сумга кадәр күбәйгән. Порталдан һәм мобиль кушымтадан файдаланучылар 2014 елда 1,24 миллиард сум акча түләгән, 12,4 миллион сум комиссия алынган.

"ТКХ буенча түләүләр саны һәм күләме ел саен ике тапкыр арта", - дип билгеләп үтте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры. «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев