Яшел үзәнлеләр, сорагыз, җавап бирәбез
СНИЛС нигә кирәк? Балалар бакчасында кызымның СНИЛСын сорадылар. Ул яшь балага ни өчен кирәк соң? Без әле андый документ алмадык.
-14 яше тулмаган балалар өчен әлеге документны әти-әнисе ала. Моның өчен үзегез яшәгән районда урнашкан пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә барырга кирәк. Паспортыгыз һәм балагызның таныклыгын алып барырга онытмагыз. СНИЛСны Яшел Үзән бүлекчәсендә 10 көн эчендә ясап бирәләр. Әлеге документ балага медицина хезмәте күрсәткәндә, тиешле социаль ярдәм һәм ташламалар алу, үлеп киткән якыннарыңның пенсия тупланмаларына варис буларак ия булу өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев