Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр җәмәгать транспортында йөргәндә экономияли ала

"Тотыныгыз" («Держитесь за поручни») акциясендә катнашучылар җир өсте җәмәгать транспортында ташлама ала. Автобусларда, троллейбусларда һәм трамвайларда Visa картасы ярдәмендә түләгәндә, пассажир үзенең картасы хисабына һәр барудан 10 сум кайтара.

Кешбэк Visa картасы белән түләгәндә, шул исәптән "Уңайлы проездной" хезмәте, шулай ук Apple Pay, Samsung Pay, Google Pay яки Кошелек Pay сервислары ярдәмендә автомат рәвештә исәпләнә. Башта түләү гадәти тариф буенча языла, ташламалар суммасы 9 эш көне дәвамында картага сумнар рәвешендә әйләнеп кайтачак.

Җәмәгать транспортында йөрү өчен түләргә һәм акциядә катнашырга хәзер Ак Барс Банктан виртуаль транспорт картасы ярдәмендә дә мөмкин. Бу 15 000 сум өстәмә лимиты булган карта, аны "ТР транспорт картасы" мобиль кушымтасында чыгарырга мөмкин.

“Тотыныгыз” акциясе Татарстан Республикасының биш: Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә уздырыла. Visa Ак Барс Банкының яңа һәм элегрәк бирелгән карталарына да кагыла. Кешбэк суммасы чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев