15 июльдән төнге вакытта Халыкара космик станциянең Россия территориясендә күренү периоды башланды.
Татарстанлылар аны 22 июльгә кадәр төннең икенче яртысында тиз хәрәкәтләнүче йолдыз буларак күзәтә ала. «Станция бик тиз хәрәкәт иткәнгә, аны оптик прибор ярдәмендә тотуы бик кыен, ә «коралланмаган» күз белән ул бик яхшы күренә», - диләр Роскосмоста.
Яктылыгы белән бу объект Юпитер һәм Венера белән ярыша ала, ә һавада тиз хәрәкәтләнүе аркасында күзәтүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Станция көнбатыштан көнчыгышка таба оча һәм 1,5 сәгатькә бер әйләнеш ясый, дип хәбәр итә «События»порталы.
Нет комментариев