Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр Көньяк Сабантуйны гөрләтте

Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабантуйга Россиянең дистәләгән төбәгеннән татарлар җыелды.

Яшел Үзән районы Ростов җирендә Сабантуй бәйрәмен оештыручыларның берсе булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе дә бар иде.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев кунак ларга бәйрәмнең концепциясе, аның тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, шулай ук тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштырды.

– Сабантуй – Татарстанда һәм бөтен илдә иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе. Аның көче – халыкның бердәмлегендә, туган җиргә һәм хезмәткә мәхәббәтендә. Безнең очрашулар матур традициягә әверелер дип ышанам! – диде Михаил Павлович.

Сабантуй кунакларын Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре үлән чәйләре белән сыйлады. Татар халык күңел ачулары – чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, колгага менү, капчык белән сугышу, катыктан тәңкә эзләү, шулай ук Сабантуй батырларының төп ярышы – көрәш (дүрт авырлык категориясендә) оештырылган төстә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев