*9 июльдә бал корты бал җыярга оча
*9 июльдә төн йолдызлы булса - гөмбә күп була
*Карлыган яфраклары "еласа" - яңгырга
*Урманда җир җиләге һәм кара җиләк өлгерсә - тиздән ак гөмбә китәчәк
Июль аенда һава торышына халык сынамышлары
*3 июльдә яңгыр яуса, ул тагын 40 көн явар
*10 июльдә яңгыр булса, ул сентябрь уртасына кадәр явар
*25 июльдән чыклы төннәр башлана
*бозык көндә чыпчыклар чаркылдашса, тиздән матур көннәр башлана
Һава торышы иртәгә
*Өрәңге яфрагы дымланса - 2,3 көннән яңгыр була
*Ак төнбоек чәчәкләрен япса - 2,3 көннән яңгыр явачак
*Яңгыр суалчаннары өскә чыкса - тиздән яңгыр көт
*Кояшны аксыл пәрдә каплап, тынчу булса - яшен була
*Чикерткәләр иртәдән үк черелдәшсәләр - аяз, матур көн була
*Эт эчәгесе иртән чәчкәсен матур һава торышы булса ача, явым-төшемле көн алдыннан йома
*Чебен-черки кичен оешып очса - яхшы көнгә, әгәр карлыгач түбән очса - явым-төшемгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев