Республиканың күпчелек районнарында төнлә кар явачак. Көндез исә юеш кар, хәтта яңгыр яву ихтималы да бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Игътибарлы булыгыз, юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә 2 градус җылы булачак.
12 декабрьгә каршы төндә бераз кар явачак, буран чыгарга да мөмкин. Һава температурасы 6 градуска кадәр салкын булыр дип фаразланыла.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев