Яшел үзәнлеләр хөрмәтләнә
Яшел Үзән төбәге тырыш халкы, уңган хатын-кызлары, батыр егетләре белән матур. Моны Республика һәм шәһәр көннәрен бәйрәм иткәндә аеруча нык сизәсең, алар белән горурланасың, чөнки районыбызның бик күп чараларында бу кешеләр турында сөйләнмичә, хөрмәтләнмичә калмый. Республика җитәкчелеге дә яшел үзәнлеләрнең хезмәт батырлыгын, республиканың чәчәк атуы өчен куйган хезмәтләерендәге уңышларын күрми...
Яшел Үзән төбәге тырыш халкы, уңган хатын-кызлары, батыр егетләре белән матур. Моны Республика һәм шәһәр көннәрен бәйрәм иткәндә аеруча нык сизәсең, алар белән горурланасың, чөнки районыбызның бик күп чараларында бу кешеләр турында сөйләнмичә, хөрмәтләнмичә калмый.
Республика җитәкчелеге дә яшел үзәнлеләрнең хезмәт батырлыгын, республиканың чәчәк атуы өчен куйган хезмәтләерендәге уңышларын күрми калмый. Быел да Республика көне алдыннан Татарстан республикасы Президенты бертөркем халык хуҗалыгы алдынгыларын кабул итеп, хөкүмәт бүләкләрен тапшырачак. Алар арасында безнең якташларыбыз булуы да безгә горурлык.
Биш бала - биш горурлык
Татьяна Ржанцова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Ана даны" медале документларын алуын гомерендә дә онытмас. Биш бала анасы турында нинди матур сүзләр әйтте бит президент.
Татьяна Николаевна Яшел үзән механика колледжын кызыл дипломга тәмамлап, менә инде 22 ел серго исемендәге заводта икътисадчы булып эшли. Коллективта абруй казанган белгеч, предприятиенең җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ире Андрей Павлович белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән кызлары Ижевск медицина академиясендә бары тик яхшы билгеләренә генә укый. Кечерәкләре 9нчы лицейда укып, апаларыннан калышмый. Барысы да әниләре кебек бик активлар, музыка һәм спорт белән шөгыльләнә.
Куллары - алтын, йөрәге - ялкын
Президент кулынан бүләк алу бәхетенә ирешкән икенче якташыбыз да заводта хезмәт итә. Анатолий Разгуловның Горьіий исемендәге Яшел Үзән заводында эшли башлавына 30 елдан артык вакыт узып киткән икән инде. Әле кайчан гына мәктәпне тәмамлаган Анатолий заводка өйрәнчек булып кына кабул ителгән иде. Бүген ул үзенә бирелгән планны 120-140 процентка бик яхшы сыйфатлы итеп башкара. 1992 елда икенче һөнәр - программалы станок операторы һөнәрен үзләштерә. Анатолий Андреевич квалификациясе җитештерелгән әйбергә профессиональ келәймә сугарга хокук бирә, бу аның хезмәтен иң югары сыйфатлы итеп башкаруы турында сөйли. Ягъни Анатолий Разгулов җитештергән продукция сызымнарга 100 процент туры килә һәм заводның сыйфат контроле идарәсе тикшерүенә мохтаж түгел, дигән сүз.
Үз эшенең чын остасы буларак, ул кирәкле җиһазны, кисүче инструментны үзе ясый, үзе эшкәртә, ясала торган детальгә кирәк булганны мөстәкыйль исәпли, ә бу исә производствоның инженерлык өлкәсендә җитди булышлык күрсәтә. Менә шундый сыйфатлары өчен кыйммәтле титанннан катлаулы детальләр җитештерүне нәкъ менә аңа ышанып тапшыралар да инде. Ул эшләгән җайланмаларның икътисади нәтиҗәлелеге 65 000 сумнан артып китә.
Анатолий Андреевич бүген яшьләрдән калышмый, аеруча дәрт белән эшләп йөри. Чөнки завод бүген гөрләп эшләп тора, заказлар күп. Ул яшьләрнең чын остазы, аларга үзе белгәннәрнең барысын да бирергә тырыша. Ә өметле, Разгулов югарылыгына ирешәчәк яшьләр бар аның тирәсендә. Чөнки ул янәшә.
Гүзәл Минһаҗева
Рәсемдә: А.Разгулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев