Яшел Үзәнлеләр хаҗ кыла
Бу ел бөтен яктан да үзенчәлекле булып килде. Һава торышлары белән дә, бәйрәмнәре белән дә. Өч бәйрәм бер көнгә туры килә. 1 сентябрь - Корбан гаете, җомга көн һәм Белем көне. Республикабыздан - 1700, шул исәптән Яшел Үзәннән 17 кеше бу көннәрдә изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә.
Менә шушы Корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмакларындагы мөселманнар үзләренең өстендәге биш фарызның берсен - хаҗ гамәлен кылу нияте белән Мәккә-и-Мөкәррәмәгә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган җиренә, Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйльне (г.С.) корбан итеп чалам дигән урынга җыела. Анда нинди генә төстә, нинди генә кыяфәттә, нинди генә телдә сөйләшүче кеше юк. Әмма аларның барысын да "Лә иләһә илләллаһу Мүхәммәдүр-расулүллаһ" кәлимәсе җыя. Шунда адәм баласы җаннарның ни дәрәҗәдә куәтле икәнен, ни дәрәҗәдә дини кардәшлекнең көчле икәнлеген сизә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев