Яшел Үзәнлеләр гозерен хатын-кыз депутатлар тыңлый
2017 елның 26 апрелендә ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе ТРда кеше хокуклары буенча вәкил белән берлектә "Хатын-кыз игътибары" дип аталган беренче "кайнар линия" оештыра. Сораулар тематикасы: гомуми белем бирү мәктәпләренең I сыйныфларына укучылар җыю, балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру.
8дән алып 19 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 236-00-71, 236-40-17,236-46-62 телефоннары аша бирә ала.
Оештыручылар татарстанлыларның тормышында булган актуаль проблемаларга кагылышлы сораулар буенча шалтыратулар да көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев