1 февральдән Россиядә страховой пенсияләр артты. Индексация 11,4 процент яисә якынча 1 мең 313 сум тәшкил итә.
Пенсиянең фиксацияләнгән өлеше - булачак пенсиянең база өлеше аналогы шуның кадәр үк күтәрелә. Нәтиҗәдә картлык буенча түләүнең уртача күләме якынча 12 мең 900 сум тәшкил итә. 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Ә августта традицион рәвештә эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнә.
Үзгәрешләр социаль-икътисадый шартларга карап ел саен раслана торган пенсия коэффициентына да кагыла. 1 февральдән ул 71 сум 41 тиен булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев