Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр девизы: Чиста шәһәр һәм авыллар! Чиста мөнәсәбәтләр!

Дәүләтне үзенең ныклы партиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Без хәзер демократия чорында яшәп, күп партиялелек хакимлек итсә дә, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән башка илне күз алдына китерүе авыр.

Чөнки нәкъ шушы партия бөтен яктан да өстенлекле, көчле һәм әйдәп баручылардан булып тора. Илдәге тотрыклылык, иминлек тә алар кулы белән эшләнә, яңадан-яңа проектлар гамәлгә ашырыла.

Партия булгач партия инде, аның һәр регионда үзенең оешмалары яшәп килә. Хәзерге вакытта республикада шушы җирле оешмаларның хисап-сайлау конференцияләре бара. Яшел Үзәндә дә «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең XXVIII конференциясе булып, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шәһәр һәм район Советы депутатлары, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.
Конференция барышында партия җирле бүлегенең Сәркатибе сайланды. Депутатлар бертавыштан район башлыгы Александр Тыгин өчен тавыш бирде. Шулай ук алар җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе составын да сайлады.
Александр Тыгин үзенең чыгышында районда гамәлгә ашырылган партия проектлары, шулай ук районның социаль-икътисадый күрсәткечләрен яхшырту турында сөйләде.
- Бу дүрт елда мөһим вакыйгалар бик күп булды, - диде Александр Тыгин. - Бөтен сайлау кампанияләре дә югары дәрәҗәдә узып, халык партиягә ышанычын күрсәтте. Хисап чорында «Балалар илне ясый», «Балаларга - балалар бакчалары», «Мәктәпкә җыенырга булыш!», «Безнең хөрмәтле ветеран» партия проектлары гамәлгә ашырылды. Яңа ел алдыннан бердәмроссиялеләр «Кыш Бабай - Бердәмроссияле» традицион акциясен уздыра.
Җирле партия сәркатибе сүз барышында хәл ителмәгән эшләр турында да әйтте. Әйтик, җирле һәм башлангыч бүлекләрнең эшен координацияләргә, партия чараларының үз «йөзен» булдырырга кирәк.
- Партия - ул тере организм, аңа яңа сулыш кирәк, - дип сүзен дәвам итте башлык. - Әйдәгез, партия эшенә яшьләрне күбрәк җәлеп итеп, үзебезгә лаеклы алмаш әзерлик. Ә яшьләр район тормышында катнашырга атлыгып тора. «Бердәм Россия»не мин реаль эшләр партиясе дип атыйм, чөнки эшләребез күз алдында: балалар бакчалары, спорт заллары, ФАПлар, парк һәм скверлар, авыл клублары һәм яңа юллар. Чиста шәһәр һәм бистәләр. Чиста мөнәсәбәтләр!
Конференциядә Юрий Камалтынов Яшел Үзәнне Татарстан өчен стратегик шәһәр булуын билгеләп, монда зур республика проектларының гамәлгә ашырылуы турында әйтте.
- Сезгә федераль һәм республика проектларыннан тыш үзегезнең проектларны булдыру турында да уйларга кирәк, - диде Юрий Камалтынов . - Без аска тәгәрәргә тиеш түгел. Мин Яшел Үзәндә халык белән айга бер тапкыр очрашып тордым. Гыйнвар аеннан очрашуларны авыл һәм бистәләрдә уздырырга да әзермен. Шуны да әйтә алам, мөрәҗәгать итүчеләр арта, күп проблемалар җирле характерда була. Халык партиягә ышана. Шуңа күрә безнең әйбәт һәм ышанычлы партия проектлары булырга һәм алар тотрыклы гамәлгә ашырылырга тиеш. Менә сездәге кебек ишегаллары - әлегә беркайда да юк. Бу гамәлләргә башлангыч оешмаларны да актив җәлеп итик. Без төп сәяси партия булмасак та, без - күпчелек.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев