Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнлеләр балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 5 июньнән 19 июньгә кадәр балаларның ялы хезмәтен күрсәтү сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча, шулай ук балалар ялын оештыру вакытында гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация үткәрә.

Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча кайнар линиягә 8 800 555 49 43 номерына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча, гражданнар ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы территориаль бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә ала: 8 (84371) 5-62-07, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00-16.00; җомга: 9.00-15.45, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев