Яшел үзәнлеләр 22 июньдә «Хәтер шәме» гомуммилли акциясенә кушыла алачак
Бу көнне бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган, туган илебезне саклаган кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыначак.
15-22 июнь көннәрендә виртуаль акциядә катнашу өчен деньпамяти.рф платформасында онлайн шәм кабызырга мөмкин. Шул ук вакытта «Память поколений» - «Буыннар хәтере» хәйрия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә һәр шәмнән бер сум күчерәчәк.
Акция ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага - 1941-1945 еллардагы сугыш башлануга 80 ел тулуга багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев