Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнлегә генерал Маргелов орденын тапшырдылар

Алдагы көндә Волжск Паркында ВДВ төзелүнең 90 еллыгына багышланган масштаблы чаралар узды.

Марий Эл Республикасы десантчылар берлеге Яшел Үзән ДОСААФ җитәкчесе Илһам Әгълуллинны яшьләр тәрбияләүгә, спортның техник төрләрен үстерүгә, машина йөртүчеләр десанты әзерләүгә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән хезмәте өчен Маргелов ордены белән бүләкләде.
Василий Филиппович Маргелов бүген дә 1нче десантчы булып кала. Чирек гасыр дәвамында ул "канатлы гвардияне" җитәкләгән, аның өчен үти алмаслык бурычлар булмаган. Күп кенә десантчылар ВДВ аббревиатурасын "Войска Дяди Васи" буларак расшифровкалый.

Кызыклы факт: Маргелов бронетехниканы экипаж белән десантицияләү кирәклегенә ышана. Озак вакытлар бу фикер акылга сыймаслык булып тоела. Инженерлар сугышчыларның исән калуын гарантияләми. Ләкин ВДВ командующие үзенекен итә.

1973 елның 5 гыйнварында Тула астында ВДВ парашютодромында БМД-1 кабинада ике экипаж әгъзасы белән десантирование уза. Сынаучыларның берсе - өлкән лейтенант Александр Маргелов - командующийның улы. Генерал Маргелов команда пунктындагы операцияне күзәтеп тора. Аның янында пистолет ята - уңышсызлыкка очраган һәм кул астындагылар һәлак булган очракта ВДВ командующие үзенә хөкем чыгарырга карар кыла. Әмма десантирование уңышлы уза. 20 ел узгач, сынауларда катнашкан кече Маргеловка Россия Герое исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев