Яшел үзәнле хезмәт иткән һәм җәберләүләргә түзә алмыйча качкан хәрби частьтә тәртип бозулар ачыкланмаган
Мәскәү өлкәсенең Нарофоминск районы Калининец бистәсендә хокук саклау органнары һәм Көнбатыш хәрби округының комиссия штабы, Яшел Үзән егете 25 яшьлек солдат Михаил Егоров качып киткән 31134 хәрби частендә тикшерү уздыралар.
Әлегә тикшерүләр, подразделениядә хезмәт итүчеләрнең үзара мөнәсәбәткә кагылышлы устав кагыйдәләрен бозуы ачыкланмаган. Бу хакта Көнбатыш хәрби округының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
Михаил Егоровны хәрби хезмәткә 2016 елның маенда алалар. Хәрби частьтәге хезмәтенең ярты елы әйбәт кенә уза. Беренче аңлашылмаучанлык октябрь башында була. Солдатның сүзләренә караганда, күрше батарея командиры аңа чиләк тондырган. Ул рядовойның башына эләгеп, кан аккан. Шуның нәтиҗәсендә солдатның маңгаенда яра эзе барлыкка килгән.
Октябрь ахырында өлкән прапорщик Михаилның яңагына суккан һәм ноябрьдә кабат кул уйнаткан. 14 ноябрь иртәсендә, "моннан соң булачак җәберләүләрдән котылу өчен" Егоров хезмәт урынын ташлап китә. Аның максаты, "урындагы затларның законсыз гамәлләреннән" хокук яклавы табу була. Һәм ул Тикшерү комитетына, җинаять эше кузгатуларын сорап мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан, хәрби хезмәтченең үз ихтыяры белән Мәскәү өлкәсендәге хәрби частен ташлап китүе буенча тикшерү бара. Әлегә кадәр Михаил Егоровның хәрби тикшерүчеләргә шикаять белән мөрәҗәгать иткәне булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев